Татарстанда "Музей регатасы" уздырыла

8-12 июнь көннәрендә Казанга җилкәнле спорт осталары киләчәк.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 8-12 июнь көннәрендә Татарстан Милли музее Казанның җилкәнле спорт федерациясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә Музей регатасы оештыра, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова.

Музей регатасы Милли музейның «Идел һәм Кама: Open History» дигән зур проектының бер өлеше булып тора. Бу проект Россиянең атаклы елгалар тарихын өйрәнү, Идел һәм Кама елгаларына кагылышлы мәгълүмат туплау һәм күргәзмәләр оештыру уңаеннан эшләнелгән”, - ди Руфия Мөхетдинова.

Регатада Татарстан, шулай ук, Чабаксар, Түбән Новгород, Тольятти, Ульяновск һ.б. шәһәрләрнең спортчылары катнашачак. Проектның маршруты Идел елгасының  тарихи урыннарыннан узачак.

Музей регатасы үзендә спорт һәм мәдәниятне берләштерә. Чара республикабызга чит ил туристлары агымын көчәйтүгә дә йогынты ясар,  дип планлаштырыла, чөнки Кама, Идел елгалары аша узган туристлык маршрутлары - чит ил кунакларының игътибар үзәгендә. Киләчәктә елга буйларына урнашкан шәһәр, район музейларына да игътибарны арттырачаклар. Музей регатасы проекты барышында әлеге ядкарьханәләр буенча фәнни эзләнүләр дә оештырыла.

5 көн дәвам итәчәк чараларда яхталар парады, ярышлар  да күзәтергә мөмкин булачак. 

Белешмә өчен. Казанда "Музей регатасы" дигән яңа проект 2016 елда старт алган иде. Казан-Чистай маршруты буенча Татарстанда беренче мәртәбә оештырылган чарада 15тән артык яхта катнашты.