"Нәүрүз" фестивален Cаха халкының героик эпослары куючы Олонхо театры ачты

"Нәүрүз” фестиваленең беренче көне Камал театрында Саха Республикасының Олонхо театры куйган “Сугышчы кыз Джырыбына” спектакле белән төгәлләнде.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Нәүрүз” фестиваленең беренче көнендә спектакльләр программасы Г.Камал театрының Зур залында Саха Республикасының (Якутия) Олонхо театры куйган “Сугышчы кыз Джырыбына” спектакле белән төгәлләнде. Әлеге спектакль фестивальне рәсми ачу спектакле дә булды.

Спектакль башланыр алдыннан, “Нәүрүз” кунаклары һәм спектакль тамашачысын фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, Саха Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләде һәм Татарстан Президенты котлавын укып, фестивальне рәсми рәвештә ачып җибәрде. "Төрки дөньяның тетар әһелләрен нинди генә чакрымнар аерып торса да, сезне юлыгыз кабат меңъеллык Казанга, театр сәнгате һәм иҗади дуслык бәйрәме - "Нәүрүз" фестиваленә алып килә", - диелгән Президент котлавында. Ул театр әһелләренә бәрәкәтле һөнәри аралашу,  иҗади уңышлар, төрки халыкларның үзенчәлекле сәхнә иҗаты белән танышудан онытылмаслык тәэсирләр алып, шатлык хисләр кичерүен теләгән.

“Нәүрүз” фестиваленә тәкъдим ителгән спектакльдә гаҗәеп көчкә ия булган сугышчы кыз Джырыбынаның никахына кадәрге язмышы сурәтләнгән. “Нәүрүз” тамашачысы Саха спектаклен аншлаг белән карады.

Олонхо театры тамашачыны иң озын чәчле актрисасы - Надежда Саввинова белән дә гаҗәпләндерә алды. 27 яшьлек актрисаның чәчләре буе белән бер озынлыкта иде.

Олонхо – саха халкының борынгы эпик сәнгате. 2005 елда ЮНЕСКО олонхоны “кешелекнең матди булмаган мирасы” дип таныды. Шул ук елны А.А.Ойунский исемендәге Саха академтеатры сәнгать җитәкчесе, озак еллар республиканың мәдәният министры булган Андрей Борисов тырышлыгы белән республикада Олонхо театры ачыла. Театр Олонхо сюжетларын сәхнәгә чыгара. Спектакль гадәти диалогларга корылмаган, биредә Олонхо поэмалары көйләп укыла.

Кичә “Нәүрүз” тамашачысы Саха Республикасы театрлары алып килгән алты спектакльнең икесен карый алды. “Минем өчен “Нәүрүз” фестивале ике көчле театрның татар һәм саха театрларының очрашуы”, - диде “Нәүрүз” театр фестивале кунагы Олег Лоевский.

Искәртеп үтәбез, кичә Казанда Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале ачылды. Ул 9 июньгә кадәр дәвам итә.