Казанда Рус теле көне һәм Александр Пушкинның туган көне билгеләп үтелде

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур концерт булды.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөтенроссия Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 218 ел булу уңаеннан зур концерт булды. Бәйрәм башкалада иртәдән үк башланды, Казандагы Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Бәйрәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залына күчте. Анда мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать һәм мәдәният-сәнгать эшлеклеләре белән бергә республиканың рәсми затлары булды. Беренче рәтләрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев иде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мәгариф һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән педагогларына һәм сәнгать әһелләренә медальләр тапшырды.

“Телләр, традицияләр һәм мәдәниятләр төрлелеге – бу безнең бәһасыз байлыгыбыз. Аларны саклауда, үстерүдә һәм арттыруда өлеш керткән һәркемне – укытучыларны, мәдәният, фән һәм мәгариф эшлеклеләрен, иҗтимагый оешмаларны, дини лидерларны, энтузиаст-җәмәгатьчелекне бәйрәм белән котлап, рәхмәтемне җиткерәм” , – дип билгеләп үтте Президент.