Бүген - Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн

Иртәнге сәгать 9да М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы А.С.Пушкин һәйкәле янында шигъри митинг узачак.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). 6 июнь - Рус теле һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн. Шул уңайдан Казанда бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Иртәнге сәгать 9да М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы А.С.Пушкин һәйкәле янында шигъри митинг узачак. Ә 10.00дә республика җитәкчелеге катнашында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу ниятләнгән.

10.30дә исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында тантаналы концерт башлана.