Бүген Казанда Пушкин шигърияте бәйрәме узды

Татарстан парламенты башлыгы ТР Мәдәният министры белән бергә Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, бәйрәм белән котлады

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген – Рус теле көнендә – Казанда хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 213 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, җәмәгать эшлеклеләре, шигырь сөючеләр, ТР Халыклары ассамблеясе әгъзалары, депутатлар катнашты. Шигъри тәлгәшләр рус, татар, вьетнам, төрек, үзбәк, әзербәйҗан һәм башка милли телләрдә дә яңгырады.
Татарстан парламенты башлыгы ТР Мәдәният министры белән бергә Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, бәйрәм белән котлап: “Бүген без монда рус һәм дөнья әдәбияты һәм мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән күренекле шагыйрь, драматургны хөрмәтләргә дип җыелдык. Александр Сергеевич Пушкинның әсәрләре үз иленең тарихын яраткан, шигърият белән кызыксынган һәркемгә таныш. Бөек рус шагыйренең иҗаты безне бөтен гомер буена озата бара: без аның әкиятләре белән хәреф таный башлаганчы ук танышабыз. Без аның бөтен әсәрләрен диярлек беләбез һәм көндәлек тормышта искә алабыз”, - дип билгеләп үтте. Спикер шулай ук Казанда шагыйрь белән бәйле бик күп истәлекле урыннар барлыгын белдерде. А.С.Пушкинның Казанда 1833 елның сентябрендә булганлыгы билгеле.
Александр Пушкин туган көнне Россиядә Рус теле көне дә билгеләп үтелә. Бу тикмәгә түгел, чөнки нәкъ менә Пушкин теле рус мәдәниятында “алтын үлчәм”, әдәби телнең классик нормасы булып санала.Ул дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасына керә.
“Шәхеснең нигезе, аның рухи-әхлакый оеткысы безгә күп буыннардан килгән мәдәният тарафыннан салына. Без туган телебезне дә, мәдәниятны да, туган урыныбызны һәм туган вакытыбызны да сайлап ала алмыйбыз. Дөньяны өйрәнеп, без ата-бабаларыбыз мирасына якынаябыз. Пушкин сүзе аша көчле рус мәдәнияты белән танышабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Үз иҗатларында татар классиклары Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники Пушкинга мөрәҗәгать иткән. Гениаль шагыйрьнең интернациональ характерда иҗат итүе аннан соң әдәиятка килүчеләргә дә зур йогынты ясый.
Тарихның авыр чорларында җәмгыятьтәге үзгәртеп корулар нәкъ менә телдә чагылыш таба. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бөек рус телен бозу куркынычы бар. Тел белгечләре көндәлек тормышка тупас, чит ил сүзләренең, норматив булмаган лексиканың үтеп керүе турында ешрак сөйли. “Бу, кызганычка каршы, рус теленә генә түгел, барлык башка телләргә дә хас күренеш, - диде спикер. – Асылда тел - җәмгыятьнең рухи-әхлакый яктан сәламәтлеге күрсәткече. Безнең бурыч – рус, татар, күпмилләтле Россия халыклары телләрен саклау гына түгел, үсеше өчен дә шартлар тудыру”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.