Театр коллективлары Сабан туе “Нәүрүз” төрки халыклар театрлары фестиваленә йомгак ясады

Әйтергә кирәк, быелгы “Нәүрүз” дә казанлылар күңелендә кабатланмас тәэсирләр, истәлекләр белән кереп калды

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казанның бай мәдәни дөньясын тагын да баеткан, җанландырган төрки халыкларның IX “Нәүрүз” театр фестиваленә кичә ТР Эчке эшләр министрлыгының “Мирный” бистәсендәге укыту үзәгендә узган театр коллективлары сабантуе йомгак ясады. Фестивальнең ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, фестивальнең директоры Дюсен Касеинов катнашты.
“Театр коллективлары сабантуе Татарстанда традицион бер чарага әверелеп бара. Һәм, әйтергә кирәк, быел әлеге сабантуй төбәкләрдәге татар театрларын, шулай ук төрки театрлар коллективларын бер мәйданга җыйды”, - дип билгеләп үтте мәдәният министры. Ул шулай ук быелгы “Нәүрүз”нең казанлылар күңелендә кабатланмас тәэсирләр, истәлекләр белән кереп калачагын да билгеләп үтте. Кунакларга, Сабантуйга килүчеләргә тәбрикләү сүзләре белән Дюсен Касеинов та мөрәҗәгать итте. “Нәүрүз” — ул яңа тормыш, бәрәкәт, дуслык. Һәм бу өч дуслык беркайчан бетмәсен”, - ди ул.
“Дөньяда 250 миллион төрки халык бар. Аларны беркайчан да бер мәйданга җыеп булмас иде. Чөнки аларны тупларлык мәйдан әлегә юк. Ә без биредә шул төрки халыклар арасындагы иң алдынгыларын, аларның рухын тәшкил иткән вәкилләрен туплый алдык. Димәк, без бергә, рухыбыз, теләкләребез бергә, хыялларыбыз уртак. Киләчәктә дә без бергә булырга тиешбез!”- дип белдерде ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Театр коллективлары сабантуе бер мәйданга җыелу белән генә чикләнми. Быел да аның программасы күптөрле уеннарга, күңел ачуга корылган иде. Алар арасында кул көрәше кебек спорт төрләре дә, катыктан тәңкә эзләү, колга башына менү, аркан тартышу, көрәш кебек үзенчәлекле уеннар да бар.
Сабан туенда төп өстенлек көрәш бәйгесенә бирелде. Артистлар арасында көрәшчеләр аз түгел иде. Шулай да, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Алмаз Фәтхуллин Казакъстан батыры белән шактый озак сынашты. Һәм ахырыда җиңүче дип табылды. Көрәштә җиңү яулаучыга машина тапшырылды.
Билгеле булганча, төрки халыкларның “Нәүрүз” дип исемләнгән театр фестивале башкалада 3 июньдә старт алды. Өч көнгә исәпләнгән чара барышында башкала тамашачысына һәм, гомумән, сәнгать сөючеләргә үзенчәлекле бай программа тәкъдим ителде, аның кысаларында егермедән артык спектакль күрсәтелде.
Фестивальдә исә татар театрлары белән бергә, Кыргызстан, Казакъстан, Чуашстан, Төркия, Әзәрбәйҗан, Якутия, Хакасия, Алтай коллективлары чыгыш ясады. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәләрендә, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында, В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театрында, “Әкият” курчак театрында тәкъдим ителде.