Яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов - Төркиядә

Татарстанның Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов белән артист Марсель Мәхмүтов 2 июньнән бирле Төркиядә мәдәни сәфәрдә
(Истанбул, 6 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татарстанның Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов белән алып баручы артист Марсель Мәхмүтов 2 июньнән бирле Төркиядә мәдәни сәфәрдә.
Алар Кара диңгез яры буена урнашкан Орду шәһәрендәге IV Халыкара балалар һәм яшьләр театры фестиваленә катнашалар. 8 июньдә төгәлләнәчәк чарада Италия, Голландия, Португалия, Россия Федерациясе, Украина, Сербия кебек илләрдән һәм Төркиянең үзеннән күп санлы театр коллективларының чыгышларын карарга мөмкин.
Дөрес, Татарстан сәнгать әһелләре фестивальгә әлегә кунак буларак кына чакырылганнар, ләкин икенче елга Яшь тамашачы театры, репертуарындагы иң яхшы пьеса белән әлеге форумга катнашып, Татарстан Республикасын тәкъдир итәргә җыена.