Республика күләмендә беренче шигъри слэм

Аның кысаларында иҗади очрашулар, мастер-класслар, шигъри дискотекалар һ.б. төрле чаралар уздыру каралган

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) 5 июньнән 5 июльгә кадәр zyz@smtp.ru адресы буенча 40 юлдан да ким булмаган күләмдә шигырьләрен җибәргән иҗатчылар Казанда үткәреләчәк шушы чарада катнаша ала (исем-фамилия, үзе яши торган кала яки сала, элемтәгә керү өчен телефон номеры күрсәтү сорала).
Әлеге иҗади ярышны «Цыц» дип аталган иҗат берләшмәсе оештыра, аннан Айрат Баһаутдинов хәбәр иткәнчә, конкурска җибәрелгән эшләргә 10 июльдә йомгак ясала. Шигъри слэмны исә июльнең икенче яртысында үткәрү күздә тотыла. Моннан тыш, аның программасына иҗади очрашулар, мастер-класслар, шигъри дискотекалар һ.б. төрле чаралар кертелгән. Уеннар халыкара шигъри слэм кагыйдәләре буенча үткәреләчәк: шигырь укуга 3 минут вакыт бирелә (музыка һәм нинди дә булса өстәмә атрибутлар кулланырга ярамый), очраклы рәвештә сайлап алган тамашачы автор өчен тавыш бирә, димәк, шигырьне язу гына аз, аны сәхнәдән үтемле китеп укый да белергә кирәк. Соңыннан җиңүчегә һәм финалга чыгучыларга акчалата приз тапшырыла.
 Шигъри слэм оештыручылар республика киңлегендә таралып иҗат иткән талантлы яшьләрне табып, мәйданга чыгаруны,  яшьләр арасында шигъриятнең абруен күтәрү һәм популярлаштыруны максат итә.
Бу хакта тулырак мәгълүмат http://to_zyz.livejournal.com сайтында.