Бүген Пушкин һәйкәле янында шигырь бәйрәме узачак

Бүген М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы А.С.Пушкин һәйкәле янында ел саен уздырылып килгән традицион Пушкин шигърият бәйрәм узачак
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы А.С.Пушкин һәйкәле янында ел саен уздырылып килгән традицион шигърият бәйрәме була. Анда Татарстан Республикасы вице-премьеры - мәдәният министры Зилә Вәлиева катнаша.
Бәйрәм программасына шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу, танылган Казан шагыйрьләре, актерлары һәм музыкантларының чыгышлары кертелгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.