Пушкин – халык шагыйре

Пушкин – халык шагыйре

(Екатеринбург, 6 июнь, «Татар-информ») Бүген шигърият сөюче шәһәр халкы иртә таңнан үзләренең иң яраткан урыны – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның һәйкәле янына ашыкты. Биредә һәр елны 6 июньдә "Шигърият көне" тантаналы рәвештә бәйрәм ителә.

Бәйрәмне инде сигезенче ел рәттән Россиянең халык артисткасы Тамара Воронина оештыра һәм алып бара. Тантанага төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, язучылар, мәктәп балалары чакрыла.

Билгеле инде, һәркем бәйрәмгә күчтәнәч белән килә. Тантанага Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Алар башкаруында татар телендә даһиның "Сандугач һәм гөлчәчәк", "Сакла мине,изге догам", "Руслан һәм Людмила" поэмасыннан өзекләр яңгырады.

Бәйрәмнең үзенчәлеге – Пушкин шигырьләренең Уралда яшәгән күп төрле милләт халыкларының ана телләрендә яңгыравы булды. Бөек шагыйрьнең шигырьләре бүген дә рус, татар, украин, белорус, немец, грузин, һәм башка телләрдә яңгырады. Уралның танылган язучылары, шагыйрьләре, театр артистлары белән беррәттән, мәктәп балаларының да Пушкин әсәрләрен яттан белүләре, яратулары һәм сәнгатьле итеп укуларына сөенеп туя алмыйсың.

Бөек шагыйрьнең гасырлар аша җибәргән шигъри сәламен Екатеринбург халкына искән җил дә илтә сыман. Александр Сергеевич Пушкинның төрле телләрдә яңгыраган әсәрләре һәм шагыйрь һәйкәленең тере чәчәкләргә күмелүе – даһиның чын халык шагыйре булуын тагын бер кат исбатлый.