“Әкият” курчак театры янә уңыш яулады

“Әкият” курчак театры янә уңыш яулады

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, 28-1 июнь көннәрендә Тольятти шәһәрендә узган “И-волга” курчак театрлары фестивалендә, дипломга ия булды.

Әлеге фестивальдә Казан коллективы Лев Кожевниковның “Гуси-лебеди” әкияте буенча эшләнгән спектаклен алып барган иде. Аның режиссеры — “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров.

Тольятти шәһәре һәм Идел буе төбәкләре мәдәниятләрен берләштерүне максат итеп куйган “И-волга” фестивале, Тольятти мэриясенең мәдәният департаменты ярдәме белән оештырылды. Анда Казан, Уфа, Яр Чаллы, Киров, Ульяновски, Самара, Пенза, Йошкар Ола, Сарански шәһәрләреннән коллективлар катнашты.

Чара үзе Тольятти шәһәренең 207 еллыгына һәм Халыкара Балаларны яклау көненә багышланды.

Башка фестивальләрдән аермалы буларак, “И-волга” мәгълүмат бирүгә һәм өйрәтүгә корылган. Шуңа да, аның кысаларында мастер-класслар да оештырылды.