Казанда Балалар киносы фестивале “Потапов, к доске!” фильмы премьерасы белән ачылды

Казанда Балалар киносы фестивале “Потапов, к доске!” фильмы премьерасы белән ачылды

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Бүген Казанда “Балалар киносының зур бәйрәме” дип аталган республика фестивале ачылды. Чараның бер истәлекле вакыйгасы Мәскәү режиссеры Александр Орлов һәм баш рольне башкаручы – яшь актер Виталий Кулаков тәкъдим иткән “Потапов, к доске!” фильмы премьерасы булды.

Казанның “Мир” кинотеатрында узган фестивальне ачу тантанасында башкаланың 200дән артык мәктәп укучысы һәм бакча балалары катнашты. Кино сәнгате әсәрләреннән тыш, тамашачылар яшьтәшләре, аерым алганда “Радуга” ансамбле һәм кечкенә җырчы Зарина Бикмуллина чыгышын карап ләззәтләнде. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айрат Гайнетдинов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Шул рәвешчә, бүген ике ай дәвамында Татарстан буйлап узачак фестивальгә старт бирелде. Аны Федераль мәдәният һәм кинематография агентлыгы теләктәшлегендә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татаркино” ДУ оештыра. Оештыручыларның сүзләренә караганда, чараны үткәрү Алабуганың 1000 еллыгына багышланган. “Потапов, к доске!” лентасы тамашачыларның күңелләренә аеруча хуш килде. Фестиваль кысаларында шулай ук ике Россия балалар киносы премьерасы (“Гора самоцветов-2” һәм “Марфа и ее щенки”) булачак. Моннан тыш, яшь тамашачылар “Маленькие беглецы” белорус лентасын һәм Америка фильмнарын караячак. Фестиваль программасында Казан киностудиясендә төшерелгән, Казан цирк мәктәбе һәм анда тәрбияләнүчеләр турында сөйләүче “Парад Алле”, Казанның яшь рәссамы – балачактан инвалид Ольга Овчинникова турында “Ласточка цвета жизни”, борынгы шәһәр тарихы һәм хәзергесе турында “Елабуга” фильмнары күрсәтеләчәк. Иртәгә фестиваль үз эшен Алабугада дәвам итәчәк.