Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә «Бердәмлек» халыкара бәйрәме башланып китте

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә «Бердәмлек» халыкара бәйрәме башланып китте

(Уфа, 6 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре бүген күп кенә чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән йөзләрчә хөрмәтле кунакны кабул итте. Биредә “Бердәмлек” халыкара иҗат бәйрәме башланып китте. Әлеге зур чараның беренче көненең нәкъ менә Стәрлетамак шәһәрендә узуы табигый. Бу шәһәр Россия шәһәрләре арасындагы бәйгедә моңа кадәр ике тапкыр көмеш медаль алган иде. Ә менә узган атнада гына аның “Россиянең алтын шәһәре” дигән мактаулы исемгә һәм зур күләмдә акчалата бүләккә лаек булуы турында да бәян ителде.

«Бердәмлек-2007» халыкара бәйрәменә быел, Башкортстан талант ияләреннән тыш, Төркия, Казакъстан, Татарстан, Алтай Республикаларыннан, Удмуртия, Ырынбур, Сарытау өлкәләреннән йөзләрчә аерым башкаручылар һәм киң билгеле сәнгать коллективлары килде. Алар бүген Стәрлетамакта төрле очрашуларда булды һәм ачык һавадагы мәйданда берничә сәгать дәвам итәчәк концертта катнашу өчен җыелды.

Һәр елдагыча, «Бердәмлек» бәйрәмендә республикадагы данлыклы татар сәнгать коллективлары да, аерым татар башкаручылары һәм музыкантлары да актив катнаша. Әлеге халыкара бәйрәмдә иң оста коллективларны һәм аерым башкаручыларны бүләкләүләр дә булачак.

Алдагы көннәрдә “Бердәмлек” бәйрәме Салават, Ишембай, Мәләвез шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк. Халык иҗаты коллективларының зур бәйрәме 12 июнь көннеУфада гала-концерт белән тәмамлана.