Оренбург өлкәсендә Сабан туе зур оешканлык белән үтте

Оренбург өлкәсендә Сабан туе зур оешканлык белән үтте

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында Сабан туе өч татар авылын берләштергән “Алга” акционерлык җәмгытендә - Яңа Солтангол авылында узды. Күмәк хуҗалыкны танылган көрәшче, ирекле көрәш буенча РФ спорт остасы Илдус Дәүләтов җитәкли.

Коръән аяте белән башланып киткән Сабантуенда язгы чәчүне тәмамлаган авыл халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. Халыкны бәйрәм белән котларга Әсәкәй районы хакимияте башлыгы Николай Макаров та килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Солтанголларның бәйрәмнәре белән уртаклашуы авыл халкы өчен икеләтә куанычлы булды. Ринат Зиннур улы милләттәшләребезне бәйрәм белән котлап, барчасына уңышлар, татар булып калуларын һәм милли рухны саклауларын теләде. “Алга”ның алдынгыларын котлап Илдус Дәүләтов премияләр тапшырды. Яңгырның сибәләп торуы да бәйрәм рухын киметә алмады. Авылда чәчү тәмамланганнан соң бер тамчы да яңгыр яумаган булган.

Сабантуй татар телендә барды. “Сабантуй бездә иң хәерче елларда да туктамады”, ди хезмәт ветераны Зөфәр абый Мөхәмәтҗанов. Бәйрәм ат чабышы, капчык сугышы, тауга каршы йөгерү, аркан тарту, гер күтәрү кебек уеннар һәм авыл, район үзешчәннәре концерты белән үрелеп барды. Ләкин, мәйданның үзәгендә татарча көрәш иде. Беренче ике урынны Әлибәк Әхмәтов белән Илгиз Заманов бүлеште. Ат чабышында беренче урынга Тархан чыкты. Яңа гасыр телевидениесе бәйрәмне тасмага төшереп барды.