news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Әхмәт авылында «Алмачуар» повесте буенча нәфис фильм төшереләчәк

Фильмны районда июнь азагында төшерә башлау планлаштырыла.

(Әлки, 6 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районының Әхмәт авылында Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча нәфис фильм төшереләчәк. 

Шушы көннәрдә районда булып киткән «Татаркино» вәкилләре шул хакта сөйләшүләр алып барды. Г. Ибраһимов әсәре буенча эшләнә торган тулы метражлы «Тарлан» фильмы — Татарстан һәм Казахстанның уртак кинопроекты. Аның режиссеры — Юлия Захарова, продюсеры — Миләүшә Айтуганова.

Киноның бер өлеше Казахстанда төшерелгән. Фильмдагы вакыйгалар Октябрь революциясенә кадәрге чорда һәм бүгенге заманда бара. Сабан туе мизгелләре — район үзәгендә, ә табигать күренешләре, Кече Чирмешән елгасы буендагы, крестьян өендәге вакыйгалар Әхмәт авылында төшерелер дип күздә тотыла.

Күмәк күренешләрдә районнан 300 кеше катнашачак. Фильмны районда июнь азагында төшерә башлау планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100