Композитор Луиза Батыр-Болгари «Нурлы Тукай карашы» җыры премьерасын тәкъдим итә

Җырны Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм Илнар Шәрәфетдинов дуэты башкара.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган композитор Луиза Батыр-Болгари «Нурлы Тукай карашы» җырының премьерасын тәкъдим итә.

«2018 елда Рәмис Аймәт шигыренә „Тукай карашы“ җырын язган идем. Аны академик стильдә ТР Дәүләт камера хоры башкарды, ул киң тамашачыга таралмады. Быел мин бу шигырьләргә кабат әйләнеп кайттым — эстрада өчен яңа әсәр язасым килде», — ди композитор.

Нәкъ менә эстрада җыры халыкка якын, ул аның рухи азыгы, дип саный Луиза Батыр-Болгари. Шуңа да бу стильне сайлавын әйтә.

Гыйнвар аенда «Нурлы Тукай карашы» җыры иҗат ителгәч тә, клип яза теләге туа. Оркестр аранжировкасын композиторның улы Рөстәм Болгари-Явич ясый. Җырны башкарырга Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм танылып килгән яшь җырчы Илнар Шәрәфетдинов чакырыла.

Луиза Батыр-Болгари әлеге җырчылар белән эшләвен «Идел-Урал» иҗат проектының башы дип билгеләп үтә. «Минем Татарстан белән Башкортстанның иҗат көчләрен берләштерәсем килә. Мин үзем дә Урал кызы, әтием Пермь якларыннан, әнием Әлкидән», — ди композитор.

Луиза Батыр-Болгари үзенең Тукайга якынаюын шагыйрьнең шигырьләре аша түгел, ә аның соңгы көннәре узган бина аша булуын әйтә. «Мин Казанның Островский урамында үстем, күрше бинада Клячкин хастаханәсе урнашкан һәм анда истәлек тактасы тора иде. Тукайга мин шулар аша килдем», — ди ул.

Соңрак композитор Флера Гыйззәтуллина шигырьләренә «Син изге Кырлаем» һәм «Кушлавыч каеннары» җырларын язган булган.