Зөя утрау-шәһәрлегендә Гражданнар сугышы музее ачылды

Музей ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты

 (Зөя, 6 май, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә Гражданнар сугышы музее ачылды. Ул XIX гасыр башында төзелгән ике катлы тарихи агач йортта оештырылган.

Музей ачу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм "Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин һәм башкалар катнашты.

"Гражданнар сугышы музее - ул хәрби хәрәкәтләрдә яки гражданнар сугышында катнашкан ниндидер персонажларның истәлеген мәңгеләштерү түгел. Бу экспозиция Россия 100 ел элек кичергән вакыйгаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен тәкъдим ителә", - дип ассызыклады "Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин журналистларга мөрәҗәгатендә.

КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе 1920 елгы уникаль басмаларны тәкъдим итте. "Музей бай булды: гражданнар сугышы елларындагы акчалар, маркалар, кораллар коллекциясе бар, - дип билгеләп үтте Силкин. - Зөя территориясендә табылган патроннар, снарядлар иң кыйммәтле экспонатлар. Зөянең икенче ярында, чокырда 1918 елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан матросның планшеты табылган. Даими рәвештә нәрсәдер табылып тора һәм музей коллекциясе тулыланачак.

"Зөя утрау-шәһәрлеге" музей-тыюлыгы директоры Гражданнар сугышы музее буенча экскурсияне үзе үткәрде.

Фотосурәт kazantravels.ru сайтыннан алынды.