Түбән Каманың татар дискотекаларына нигез салган “Ләззәт” халык эстрада ансамбленә – 37 ел

Шәһәр бәйрәмнәре аннан башка узмый

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Түбән Кама шәһәренең “Ләззәт” халык эстрада ансамбленә – 37 ел. Ул, нигездә, татар аудиториясенә яхшы таныш. Аңа нигез салучы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Флер Гайнемхәмитов озак вакыт шушы ансамбль белән җитәкчелек иткән. “Нижнекамское время” газетасында бу хакта дөнья күргән материал Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында урын алган.

Шушы еллар дәверендә Түбән Камада бер шәһәр бәйрәме дә “Ләззәт”тән башка узмаганлыгы билгеләп үтелә. Флер Бикмөхәммәтович татар вокал-уен кораллары ансамблен булдыру турында хыялланган. Беренче тапкыр ул бу хакта Армиядә хезмәт иткән вакытта радиоалгычтан популяр “Битлз” группасы башкаруында җыр ишеткәч уйлана башлый. Хезмәттәшләренең берсенең җиде кыллы гитарасы булган һәм Флер да аңарда уйнарга өйрәнгән. 1977 нче елда барлык кирәкле уен кораллары белән тулы ансамбль оеша. Коллектив шәһәрнең төрле мәйданчыкларында чыгыш ясый башлый. 1979 нчы елда ансамбльгә “Ләззәт” исеме бирелә. “70 нче елларда татар дискотекалары күпләр өчен нонсенс иде, аудиторияне яулау бик җиңел түгел иде. Татарлар күп икәнен күрәм, ә чыгарга оялалар. Рестораннарда рус җырлары белән беррәттән татар композицияләре дә яңгырый башлагач, заказлар килә башлады”, - дип хатирәләрен яңарта Флер Гайнемхәмитов.

Аудиторияне кызыктыру өчен, программада “Кичке уеннар” дип яза башлаганнар, кешеләр биеп кенә калмаган, төрле татар халык уеннарын да уйнап күңел ачкан. Соңрак коллектив шундый популярлык казанган ки, халык хәтта тулай торакларның актлар залларына сыешмаган. Аннан соң “Ләззәт” музыка училищесының актлар залында концерт куйган, соңрак Техника йорты (хәзер халык иҗаты йорты) сәхнәсендә чыгыш ясаган. 1982 нче елдан “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә башлаган.

“Ләззәт” бүгенге көндә Татарстанда танылган күп кенә талантлы артистларны үстергән. Мисал өчен, “Мунча ташы” эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин һәм шушы театр артисты Рөстәм Рахманкулов, “Сурәкә” керәшен ансамбле җитәкчесе Валентина Тимачева һәм башкалар.