Казанда Берлинга илткән юлъязма, гаиләләрнең сугыш ядкарьләре турында китап тәкъдим иттеләр

Китап Маковский нәшрият йортында әзерләнгән һәм 3,5 мең нөсха тираж белән чыккан

 (Казан, 6 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Путеводитель до Берлина. Удивительные истории о семейных реликвиях войны" китабын тәкъдим иттеләр. Басманың авторы - «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова.

Китап Маковский нәшрият йортында әзерләнгән һәм 3,5 мең нөсха тираж белән чыккан. Журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова белдергәнчә, китапның 1000 нөсхасе иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында бәйрәм чарасында Татарстан ветераннарына бүләк ителәчәк. Моннан тыш, мең нөсха китапханәләргә тарату өчен республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылачак. "Бу китапны балалар да укуы мөһим. Ул бик гади телдә язылган, барлык тарихлар да йөрәккә үтеп керә", - дип саный Ратникова.

Римма Ратникова ассызыклаганча, «Путеводитель до Берлина. Удивительные истории о семейных реликвиях войны» китабы Совет солдатыннан җиңүне тартып алырга омтылулар фонында аеруча мөһим. "Без илдә бу җиңүнең нәрсә өчен кирәген һәм аның ничек кыйммәткә төшкәнен беләбез", - диде ул. ТР Журналистлар берлеге рәисе сүзләренчә, китапта елата торган тарихлар күп. "Бу сакланырга тиешле тере истәлек", - дип ышана ул.
Үз чиратында китап авторы Венера Якупова, бу басма - ул без бурычлы булганнар истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертү, диде. 2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан «Казанские ведомости» гаилә истәлекләре турында язуларын сорап мөрәҗәгать итте, дип сөйләде. Нәтиҗәдә, газета ел буе укучыларның шул темага язган хатларын бастырды. Иң яхшы тарихларны китапка кертергә карар ителде. Бу китапта укучылар сугышта катнашкан кешеләрнең әйберләре нинди истәлеккә ия булуы турында сөйлиләр. Китапка барлыгы 33 тарих кертелгән.

Венера Якупова китапның исеменә аңлатма биреп, бу басма - үзенчәлекле юл күрсәткеч, безнең халыкка Берлинны алу өчен нәрсә аша узарга туры килгәнлеген күрсәтә, дип билгеләп үтте. "Бу бөтен тарихны берләштерүче символик исем", - диде ул.

"Ил тарихы - ул, барыннан да элек, гаилә тарихы. Гаилә ядкарьләрен саклаучылар үз иле, республика тарихын да саклаячак", - дип ассызыклады китап авторы.
«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире татарстанлыларны гаилә ядкарьләре тарихы белән кызыксынырга чакырды, алар еш кына уникаль материал ача. "Бүген күпләр фишизмны совет халкы җиңмәде дип җиңүне урларга теләгәндә, без ядкарьләргә җаваплы карарга тиеш. Шул вакытта безнең фронт истәлеген беркем дә җимерә алмас", - дип ассызыклады ул. Якупова сүзләренчә, укучылар кызыклы тарихлар юллавын дәвам итсә, китапның дәвамы да булырга мөмкин.

Китапны нәшер итүдә генераль директор Лотфулла Шәфигуллин җитәкчелегендәге «Таттелеком» ГАҖ финанс ярдәм күрсәткән һәм Татарстан журналистлар берлеге дә өлеш керткән.