ТР Милли музеенда Дьяконов укулары узачак

Укулар танылган музей эшлеклесе, 1941–1978 елларда Татарстан Дәүләт музее директоры булып эшләгән Владимир Дьяконов истәлегенә ел саен үткәрелә
(Казан, 6май, “Татар–информ”). 12–13 май көннәрендә ТР Милли музеенда “Музей – төбәк тормышында” Республика фәнни–гамәли семинары кысаларында традицион Дьяконов укулары узачак.
Укулар танылган музей эшлеклесе, 1941–1978 елларда Татарстан Дәүләт музее директоры булып эшләгән Владимир Дьяконов истәлегенә аның туган көне (11 май) уңаеннан 1996 елдан бирле ел саен үткәрелә.
Быелгы укуларның темасы – “Яшьләр музейда: мәдәни киңлекне актуальләштерү”. Ул оештыручылар тарафыннан очраклы рәвештә генә сайланмаган: Россиядә – Яшьләр елы, ә Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дәвам итә.
Укуларның программасында 30га якын доклад бар. Аларны Казанның дәүләт һәм ведомство музейлары – ТР Милли музее, Е.А.Боратынский, А.М.Горький, К.Насыйри, М.Җәлил, Л.Н.Толстой музейлары, Бөек Ватан сугышы Музей–мемориалы, Спорт музее, В.И.Качалов исемендәге Казан академия зур рус драма театры музее, Казан дәүләт аграр университетының Тарих музее хезмәткәрләре укыячак.