420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Апуш» балалар китапханәсендә вальс биергә өйрәнү түгәрәге ачыла. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге биергә өйрәнергә теләүчеләр катнаша ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Югары сыйныф укучылары өчен курс аеруча мөһим — алда чыгарылыш балы. Моннан тыш, дәресләргә йөрүчеләр биергә өйрәнеп кенә калмыйча, үзләрен иркенрәк хис итәргә, гәүдәләрен төз тотарга өйрәнәчәк» — ди җитәкче Инна Максимова.
Дәресләр мартта башлана һәм бер ай дәвам итә. Дәресләр бушлай үткәрелә.