Казахстан кызлары Америкада «Гөлләр» бию төркеме оештырган

Бүген бу коллектив АКШның төрле сәхнәләрендә чыгыш ясый.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казахстан кызлары Америкада «Гөлләр» бию төркеме оештырган. Алар халык биюләрен башкарып, Ватаннарына мәхәббәт һәм сагыну хисләрен белдерә. Бу турыда Kazinform мәгълүмат агентлыгы сайтында хәбәр ителә.

Бүген бу коллектив АКШның төрле сәхнәләрендә чыгыш ясый. Америка тамашачылары казах халкы биюләрен җылы кабул итә.

«Гөлләр» төркеме кызлары ике ел элек «Евразия көннәре» фестивалендә «Акку» дип аталган беренче биюләрен башкарган.