Сәйдәшев концертлар залы “Фантазия” джаз-оркестры концертына чакыра

Бу кичне танылган джаз стандартлары, И.Кальман һәм И.Дунаевский оперетталарыннан өзекләр, испан көйләре яңгыраячак.
(Казан, 6 март, "Татар-информ"). 10 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты Юрий Коган җитәкчелегендәге “Фантазия” хатын-кызлар джаз-оркестры чыгыш ясаячак. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.Бу кичне танылган джаз стандартлары, И.Кальман һәм И.Дунаевский оперетталарыннан өзекләр, испан көйләре, Г.Гладков, А.Зацепин, Л.Агутиннарның яраткан җырлары яңгыраячак.Концертта солист-вокалчы Дмитрий Шитьков, Валентина Иванова һәм Марсель Гафиев чыгыш ясаячак.