Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Татарстандагы үзбәк яшьләре «Минем Үзбәкстан» квизына чакыра
Әлеге чара Үзбәкстан Республикасы Конституциясе көненә багышлана.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының үзбәк милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге «Минем Үзбәкстан» дип аталган квиз оештыра.
«Безнең ватаныбызның мәдәнияте бай һәм күпкырлы! Без уйлап та карамаган бик күп фактлар бар», — дип сөйләде оештыручылар.
Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, квизда катнашу өчен биш кешелек команда тупларга һәм сылтама аша теркәлергә кирәк. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачаклар.
Әлеге чара 8 декабрьдә уздырыла торган Үзбәкстан Республикасы Конституциясе көненә багышлана.
Квиз 5 декабрьдә, 17:00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Павлюхин урамы 57а адресы буенча урнашкан «Халыклар дуслыгы» йортында була, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз