Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле Татарстанга гастрольләр белән килә

Концертлар 10 һәм 12 декабрьдә Казанда һәм Чаллыда үтә

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 10 һәм 12 декабрь көннәрендә Татарстанда беренче тапкыр Кырым татарларының “Къырым” фольклор ансамбле гастрольләре була. Концертлар, аерым алганда, Казанда һәм Чаллыда үтәчәк.

“Къырым” коллективы 1990 елда Симферопольда оешкан. Аның сәнгать җитәкчесе — Сервер Какура.

Ансамбльнең репертуары бай һәм киңкырлы. Кырым татарлары халык җырлары һәм биюләре, легендалары нигезендә үзенчәлекле вокаль-хореографик композицияләр булдырылган. Коллектив музыка уен коралларын җыю белән дә шөгыльләнә. Ансамбль оркестрында чубук-давыл, уд, зурна, кавал, най, даре, саз кебек музыка уен кораллары яңгырашын ишетергә мөмкин.

Тамашачылар каршында Кырымда танылу алган Арсен Бекиров, Асие Саале, Сервер Какура, Дилявер Османов, Әминә Мостафаева, Юныс Какура, Рәсүл Хәлил кебек сәнгать әһелләре чыгыш ясавы көтелә, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.