С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында композитор Мирсәет Яруллинны искә алу кичәсе уза

Концертта Татарстанның танылган коллективлары һәм солистлары катнаша

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 6 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Республикасы халык артисты, Россия, Татарстан һәм Каракалпак АССР атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Мирсәет Яруллинның тууына 75 тулу уңаеннан искә алу кичәсе уза.
Концертта Татарстанның танылган коллективлары һәм солистлары катнаша: Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” халык уен кораллары оркестры, Анна Гулишамбарова идарәсендәге “Новая музыка” оркестры, Виталий Харисов идарәсендәге “Маятник” заманча музыка ансамбле. Бу кичәдә шулай ук Зилә Сөнгатуллина, Шамил Монасыйпов, Айрат Имашев, Идрис Газзиев, Гөлнара Рәхимова чыгыш ясаячак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Мирсәет Яруллин – Татарстанныңмузыка-җәмәгатьчелек тормышында билгеле шәхес. Ул – композитор, педагог, танылган җәмәгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан халык артисты.
М.Яруллин 1977-1989 елларда ТР Композиторлар берлеген җитәкли. 1981 елда Идел буе һәм Урал композиторларының Төбәк музыка фестивале инициаторы һәм оештыручысы. 1995-2009 елларда Идел буе һәм Урал республикалары Композиторлар берлеге Төбәк берләшмәсе рәисе булган.