Урта диңгез буенда "Азнакай көннәре" узды

Тарсус районы җитәкчесе Бурханеттин Коҗамаз: "Тарсус -Азнакай дуслыгы дөнья беткәнчегә чаклы дәвам итәчәк", - диде.

(Истанбул, 5 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең Мәрсин төбәгендәге Тарсус районы Азнакай белән тугандаш район булуның 15 еллыгын билгеләп үтте.

Бу уңайдан "Азнакай көннәре" дип аталган төрле мәдәни чаралар оештырылды. Анда Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге 40 кешелек делегация катнашты. Татарстан кунаклары "Азнакай кичәсе" дип аталган чарада тарсуслыларга атаклы "Җанашым" фольклор ансамбле, квартет төркеме һәм шәһәрнең башка сәнгать әһелләре катнашында, сәхнәдә 2 сәгать ут уйнатып, соклангыч тамаша күрсәттеләр. Репертуарларында татар милли биюләре, халык җырлары белән беррәттән төрекчә җырларга да урын бирелгән.
Алар шулай ук, Татарстанның көньяк-көнчыгышы осталарының сәнгать җимеше итеп, Азнакайның брендына әверелгән "Актүбә" уенчыклары һәм "Азнакай" курчакларының күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Татар халкының йөз-кыяфәте, кайгы-шатлык мимикалары, милли киеме һәм яшәү рәвеше чагылган әлеге курчак--сувенирларны төрекләр, күңелләренә матурлык алып, сокланулы караш белән тамаша кылды. Алар чын мәгънәсендә Азнакай осталарының кул җылысын, күз нуры яктысын тойган кебек булдылар.
Бәйрәм чаралары урамнарга ташты. Чөнки Тарсуста "Азанакай" паркы ачылды. Аның ачылыш тантанасына ике районның да хакимият башлыклары катнашты. Алар әлеге ял итү үзәгенә Тарсуста җитештерелгән нарат агачы һәм Азнакайдан китерелгән лимон вә алма агачы үсентеләре утырттылар. Шулай итеп, "Азнакай" паркында киләчәктә тугандаш агачлар аллеясы буенча хозурланып йөрергә мөмкин булачак. Бу вакыйга уңаеннан район үзәге Татарстан әләмнәре белән бизәлде. Азнакай-Тарсус дуслыгы уен, җыр, бию һәм төрле тамашаларга бай чын бәйрәм төсендә үтте.
Чарага Карс шәһәренең Кавказ университеты галимәсе, Арча кызы, шагыйрә Чулпан Зариф-Четин да катнашты.
Татарстан делегациясе составында Азнакайның элеккеге башлыгы Әнәс Исхаков белән бергә районның мәгариф, спорт, мәдәният корылышлары җитәкчеләре, эшкуарлар, укытучылар, кайбер мәктәп мөдирләре, җирле матбугат әһелләре урын алган. Аларны Тарсус районы хакимияте башлыгы рәсми офисында кабул итте.
4 көнлек сәфәр кысаларында азнакайлылар Мәрсин һәм Тарсусның тарихи-истәлекле урыннары белән таныштылар, төбәкнең сәнгать әһелләре белән аралаштылар.
Азнакай делегациясендә урын алган хакимият хезмәткәре Гөлсинә Хафизова: "Без Тарсустан җаннарга ял, күңелләргә дәрт, рухи канәгатьлек алып кайтып китәбез", - диде.
Бу чара турында Тарсус газеталары "Азнакайлылар сихерләде" дип язып чыкты.