Казанда “Татар моңы” яшь башкаручылар конкурсы гала-концерты үтте

Конкурста җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 4 нче декабрьда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Татар моңы” IV Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерты үтте. Конкурста җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Айрапт Сибагатуллин котлады.

Бүләкләү концерт программасы белән үрелеп барды.

Миронов Илнар - (15 - 20), Башкортстан; Шәйдуллина Зөлфирә - (15 - 20), Татарстан, Теләче; Хәмәтшин Нияз - (21 - 35) Татарстан, Яр Чаллы; Хисмәтуллина Айгөл - (21 - 35) Татарстан, Казан; Байтимеров Динар - Санкт-Петербург; Латыйпова Илнара – Мәскәү; Рәхмәтуллин Максим – Свердловск өлкәсе I дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Шулай ук II һәм III дәрәҗә лауреатлары, конкурс дипломантлары билгеләп үтелде, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.