«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында айфон уйнатылачак

Бер ай дәвамында радиотыңлаучылардан «Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?» дигән сорауга СМС хәбәрләр кабул ителәчәк.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 12 декабрендә 18.00 сәгәгатьтә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Концертны онлайн форматта туры трансляциядә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында һәм интернет киңлекләрендә карап була. Быел премия тапшыру тантанасында айфон уйнатыла. Бу хакта радионың матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясе башланганчы ай дәвамында радиотыңлаучылардан «Кайсы җыр сезнең өчен алтын хит булып санала?» дигән сорауга СМС хәбәрләр кабул ителәчәк. 2 ноябрьдән алып 12 декабрьгә кадәр 5522 номерына «милли» сүзе белән башлап «Алтын хит» дип санаган җырның исемен язарга кирәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Алтын хит» ларны тәкъдим итеп СМС җибәрүчеләр арасында айфон уйнатыла. Җиңүченең телефон номеры очраклы рәвештә билгеләнә. Бәхет елмайган номер элемтәдә булуы һәм концертны каравы мөһим, чөнки премия алып баручылары туры трансляция барышында әлеге номерга шалтыратып, концертка бәйле бер сорау бирәчәк. Абонент телефонын алмаган очракта, җиңүчене яңадан сайлау каралган.

СМСларда иң еш яңгыраган җыр исемнәре алтын дискта туплана һәм милли премия тапшыру тантанасы барышында халык хозурына тәкъдим ителә. Әлеге бәйге алтын хитлар исемлеген арттыру һәм мәңгеләштерү максатыннан оештырыла, диелә бу хәбәрдә.

«Елдагыча премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчыларга да мөмкинлекләр бирәбез, кайнар хит проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак. 12 декабрь, 18.00 сәг. „Татарстан-Яңа гасыр“ телеканалын кушып, елның көтеп алынган тантаналы вакыйгасын күзәтеп барырга чакырабыз», — диде «Болгар радиосы» ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.