Чиләбе өлкәсе авылында "Арыумысыз, Туганнар" фестивале узган

Фестивальне нәсел дәвам итүгә багышлаганнар.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Кассель авылында престол бәйрәмнәре уңаеннан "Арыумысыз, Туганнар" фестивале узды. Бу турыда "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.

Иң беренче фестивальләрендә алар нагайбакларның патша указы буенча күчерелеп, яңа җиргә килүләрен күрсәткәннәр. Аннан соң казаклар тормышын, казак озату, каршылау сюжетларын сәхнәгә чыгарганнар.

Узган фестивальнең сюжеты өй салу булган иде, быелгысын нәсел дәвам итүгә багышладык, ди фестивальнең режиссёры Надежда Хижняк. Төп рольләрдә, һәрвакыттагыча, Кили авылының өлкән яшьтәге "Гумыр" ансамбле әбиләре булган.

Икенче елга әбиләр Санкт-Петербург каласында уза торган "Добровидение" фестивалендә катнашып, көчләрен сынап карарга хыялланалар икән.