Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама китапханәләрендә психолог, язучы, музыкант белән очрашулар уза
Тукай исемендәге зур китапханәдә һәм «Апуш» балалар китапханәсендә ял көне клубы эшли башлады.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама халкын кызыклы һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә чакыралар. Тукай исемендәге зур китапханәдә һәм «Апуш» балалар китапханәсендә «Бер дулкында» ял көне клубы эшли башлады. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Хәзер һәр якшәмбе көнне биредә психолог, язучы һәм музыкант белән очрашулар уза. Бу юлы Казан табибы кунак булды. Костоправ Альберт Гайнуллин киңәшләре белән уртаклашты һәм умыртка баганасын төзәтү һәм турайту өчен күнегүләр комплексын күрсәтте.
Шулай ук ял көне клубында кул эшләрен яратучылар һәм өстәл уеннары өчен аерым мәйданчык эшли.
Өлкән китапханәче Марина Балашова программаның бер атнага алдан төзелүе турында сөйләде, укучыларга яңалыклар социаль челтәрләр битләрендә хәбәр итәләр.
«Безнең социаль челтәрләргә ял көне программасында нәрсә булачагын белеп тору өчен язылырга киңәш итәбез», — диде китапханәче.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз