Ольга Богданова «Голос 60+» тапшыруында Татарстан Президентына рәхмәт әйтте

Бертуган Богдановалар дуэты финалда «Проводы» җырын башкарды, әмма алар вокал проектының суперфиналына үтә алмады.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ» ). Кичә «Голос 60+» вокал тапшыруында Татарстаннан апалы-сеңелле Богдановалар дуэты чыгыш ясады. Чыгышыннан соң Ольга Богданова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт әйтте.

Лев Лещенко командасында булган бертуган Богдановалар дуэты финалда «Проводы» җырын башкарды, әмма алар вокал проектының суперфиналына үтә алмады.

«Безнең остазыбыз Лев Валерьяновичка, туганнарыбызга, якыннарыбызга, балаларга һәм барлык тамашачыларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», — диде Галина Богданова.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Мәдәният министрлыгына ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», — дип өстәде Ольга Богданова.

  • Ольга һәм Галина Богдановалар - республиканың атказанган мәдәният хезмәткәрләре.