Илгиз Зәйниев ТЮЗда “Капитанская дочка” повестен сәхнәгә чыгарды

“Капитанская дочка” - Илгиз Зәйниевның бу театрда куючы режиссер буларак чыгарган соңгы эше.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театрлары арасыннан беренче премьераны Казан Яшь тамашачы театрында Илгиз Зәйниев чыгарды. Кичә театр 87нче сезонын Александр Пушкин повесте буенча куелган “Капитанская дочка” спектакле белән ачты.

Драманың инсценировкасын да Илгиз Зәйниев үзе әзерләгән. Композитор – Юрий Чаплин, куючы рәссам – Надежда Скоморохова, ут куючы рәссам – Андрей Козлов, хореограф – Марсель Нуриев. “Капитанская дочка” - Илгиз Зәйниевның бу театрда куючы режиссер буларак чыгарган соңгы эше. Хәзер Илгиз Зәйниев - “Әкият” татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры.

Премьера зур аншлаг белән узды. Кунаклар арасында ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, журналистлар бар иде. Театр директоры Айгөл Горнышева белән баш режиссер Туфан Имаметдинов тамашачыны сәламләп яңа театр сезонын ачык дип игълан иттеләр.

Пушкин повесте нигезендә 2 сәгать 20 минутлык спектакль әзерләнгән. Сәхнә әсәре итеп куелганда повестьнең көндәлекләр формасы сакланмаган. Режиссер бу форматтан китүен әйтә. Сәхнә әсәре повесть буенча барса да, режиссер аның финалын ачык калдырган.

“Беренчедән – мәктәп программасы, икенчедән, әсәрдә күтәрелгән намус темасы бүген актуаль дип саныйм. Аннары мине повестьтагы калмык әкияте җәлеп итте. Спектакльдәге козгыннар да шушы әкияткә бәйле”, - диде Илгиз Зәйниев журналистларга спектакльдән соң.

Журналистлар Емельян Пугачевның шактый уңай тасвирлануына игътибар итеп, ул симпатия тудырмасмы дип тә сорадылар. “Һәр революция яхшы идеяләрдән башлана. Пугачев үзенең тарихка коткаручы булып түгел, канэчкеч булып калу куркынычын соңыннан гына аңлый. Ул шуңа күрә Гриневка “ябышып” бер ятимә кыз баланы булса да коткарып калырга тели”, - дип аңлатты Илгиз Зәйниев.