Яшь иҗатчылар "Глаголица" әдәби премиясен даулый

Кызлар – мәхәббәт, малайлар каһарманлык турында язып, ноубук, планшет отмакчы.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Счастливые истории” хәйрия фонды оештыра торган “Глаголица” балалар бәйсез әдәби премиясенә быел Белоруссия, Латвия, Украина, Казахстан, Кыргызстаннан да дәгъва кылучылар бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Счастливые истории” хәйрия фонды директорының урынбасары Гөлшат Вәлиева хәбәр итте.

"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында каләм тибрәтүче балалар арасында оештырылып килүче “Глаголица” балалар әдәби премиясенең быелгы нәтиҗәләре хакында матбугат очрашуы булып узды. Анда “Счастливые истории” хәйрия фонды директорының урынбасары Гөлшат Вәлиева, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, рус шагыйрәсе Анна Русс, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Рифат Сәлахов катнашты.

“Счастливые истории” балаларга ярдәм итү фонды оештыра торган “Глаголица” балаларның бәйсез әдәби премиясе проекты быел дүртенче мәртәбә уза. Мәгълүм булганча, премия Россия һәм чит илләрдә яшәгән 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында уздырыла. Яшь иҗатчылар поэзия, проза, эссеистика, матур әдәбият тәрҗемәләре номинацияләре буенча үз сәләтләрен күрсәтә ала. Проект авторлары билгеләп узганча, конкурста моңа кадәр беркайда да бастырылмаган, автор үзе язган әсәрләр генә кабул ителә.

“Глаголица” бәйсез әдәби премиясенә быел 600дән артык рус һәм татар телләрендә әсәрләр кабул иттек, – ди Гөлшат Вәлиева. – Россиянең 67 төбәге, Татарстанның 36 районы, шулай ук, 5 чит илдән дә конкурсантлар гаризалар җибәрде. Хәзерге вакытта жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алу турының беренче этабы төгәлләнде. Катнашучыларның "озын исемлеге" төзелде. Жюри төркеме 100 иң яхшы шигырь, проза, тәрҗемә эшләре авторларын ачыклады. Әлеге балалар 20-24 ноябрьдә “Байтик” лагерында узачак бер атналык мастер классларда катнашу мөмкинлегенә ия булды. Конкурска соңгы нәтиҗәләр 25 ноябрьдә “Әкият” балалар иҗаты үзәгендә ясалачак. Нәкъ шул көнне җиңүчеләр билгеле булачак”.

Исегезгә төшереп узабыз жюри төркемендә танылган иҗатчылар: Виктор Лунин, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Тамара Крюкова, Роберт Миңнуллин, Лилия Газизова, Анна Русс, Борис Вайнер, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлахов эшли.

Проект авторлары белдергәнчә, конкурс финалына чыккан яшь иҗатчыларга ноутбук, планшет, электрон китаплар тапшырылачак. Бәллүр ябалак (проектның иң төп призы) үз иясен мастер-класслар оештырылган вакытта табачак.