Тукай районы Новотроицкое авылында өр-яңа авыл җирлеге бинасы куллануга тапшырылды

Проектның бәясе 4 млн 329 мең сумга төшкән.

(Тукай районы, 5 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Республика программалары ярдәме белән районда ел саен шактый объектлар төзелә һәм төзекләндерелә. Эшләр, гадәттә, җәй айларында башкарыла һәм көзгә таба әлеге объектларны тапшыру бәйрәм итеп үткәрелә. Тукай районы Новотроицкое авылында өр-яңа авыл җирлеге бинасы куллануга тапшырылды, дип яза җирле басма.

Чарада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.

Ул авыл җирлеге биналары төзү программасының әле республикада икенче ел гына эшләвен, быел анда барлык районнардан нибары 11 генә җирлек керүен билгеләп үтте. Новотроицкоелыларны шушы исемлеккә эләгүләре белән котлады, бу бина халыкка лаеклы хезмәт итсен, диде. Бүген барган төзелешләргә карап, Новотроицкоены авыл дип кенә түгел, поселок дип атарга мөмкин, диде. Биредә яшәүчеләрне чираттагы яңа объект белән район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова да тәбрикләде.

Авыл җирлеге бинасы, чыннан да, бик матур килеп чыккан, хезмәткәрләргә дә, килгән кешегә дә бар уңайлыклар тудырылган. Проектның бәясе 4 млн 329 мең сумга төшкән.