Республика керәшен иҗтимагый оешмасы "Керәшенчә винегрет" концертын тәкъдим итә

Концертта Виталий Агапов, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Олег Фазылҗанов, Алина Давыдова чыгыш ясар дип көтелә.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). 7 октябрьдә 18.30 сәгатьтә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының активистлары инициативасы белән “Керәшенчә винегрет” дип исемләнгән зур концерт программасы оештырыла. Әлеге чара инде икенче тапкыр уздырыла. “Керәшенчә винегрет”ның беренче рецептын карендәшләр узган елның март аенда тамаша кылган иде.

Чара Покрау бәйрәменә бүләк буларак та тәкъдим ителә. Чөнки, нәкъ тә бер атнадан, 14 октябрьдә, православлар Алла Анасы Изге Кыз Мариянең Бөркәнчегенә багышланган бәйрәмен каршылый.

Концертта Виталий Агапов, Венера Ганиева, Галина Казанцева, Валерий Шрыков, Олег Фазылҗанов, Елена Григорьева катнашыр дип көтелә. Танылган биюче Григорий Сергеев белән “Мирас” ансамбленнән дәртле биюләр, Яр Чаллы шәһәреннән “Бәләкәй дәдәйләр” инструменталь ансамбле, керәшен җырчылары башкаруында үзенчәлекле чыгышлар көтелә. "Керәшен чибәре-2016" җиңүчесе Татьяна Ефремова да чыгыш ясаячак. Шулай ук, яшь җырчылар Марина Карпова белән Алина Давыдованың “Керәшен кызлары” җырына төшерелгән клипның да презентациясе концерт барышында булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Боларга өстәп, күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр дә уйнатылачак.