Наилә Фатехова татарның патриотик җырларын күңелгә урнаштыра алган җырчы – Ринат Закиров

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Мәскәү җырчысы Наилә Фатехова Татарстанда алты концерт бирде.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм композитор Наилә Фатехова Татарстанга биш концерт куям дип кайтса да, бишенче – Азнакай концертыннан соң – бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән алтынчы концерт оештырылды.

Концерт, нигездә, Нәзифә Кәримова шигыренә Наилә Фатехова көй язган җырлардан тора иде. Сәхнәдән Наилә Фатехованың “Манара”, “Әнкәй”, “Без - татарлар”, “Бер күрешү - үзе бер гомер”, “Без бергә”, “Кара әле күземә” кебек таныш җырлары яңгырады. Җырчылар ял иткән арада сәхнәгә шагыйрә һәм журналист Нәзифә Кәримова чыгып шигырьләрен укыды, Наилә Фатехова популярлаштырган җырларның тарихын сөйләде.

Концерт сәгать ярымга планлаштырылган булса да, тамашачы Наилә Фатехова һәм аның “Мәдинә” ансамбле кызларын сәхнәдән озак җибәрмичә торды.

“Без бергә” концертыннан соң Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Наилә Фатеховага, шагыйрә Нәзифә Кәримовага һәм “Мәдинә” ансамбле кызлары Нурия Мөхәммәтҗанова белән Әлфия Шәрәфетдиновага Бөтендөнья татар конгрессының Мактау кәгазьләрен тапшырды.

“Безнең милләттәшләребез Мәскәү шәһәрендә үзләрен һәрвакыт татар итеп яшиләр һәм безнең лаеклы урыныбызны билгеләр. Җырчылар күп, ә Наилә Фатехова чын мәгънәсендә татарның патриотик җырларын туплый алган һәм сөю җырлары белән беррәттән кеше күңеленә урнаштыра алган җырчы. Ул – Мәскәү татарларының үз баласы, - диде ул. - Без Наилә белән аралашып яшибез. Әгәр безгә зур залларны күтәрергә кирәк булса, “Әйдәгез, Наиләне чакырыйк”, дим. Наилә сәхнәгә бер генә җыр белән чыкса да, тамашачыны тыныч калдырмый, рухын күтәрә, көчле җырларын халыкка җиткерүнең зур остасы. Аның рухы – халкыбызның рухы, аның энергетикасы халкыбызның яшәргә омтылышын гәүдәләндерә”.

Наилә Фатехованың “Без бергә” исемле концерты “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтте.