Наилә Фатехова концертын бүген “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Наилә Фатехова - Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехованың «Без бергә!» дип исемләнгән юбилей концерты уза.

Башлана 17.00 сәгатьтә.

Концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтәчәк. Карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/110/

Тамашачы Наилә Фатехованың яңа җырлары белән бергә “Манара”, “Әнкәй”, “Без татарлар”, “Бер күрешү - үзе бер гомер”, “Без бергә”, “Кара әле күземә” кебек таныш җырларын да ишетәчәк. Концерт программасында “Мәдинә” рухи музыка ансамбле катнаша, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге. Керү ирекле.