Наилә Фатехова: Казанда да, Мәскәүдә дә тамашачы аерылмый - татарның җаны кайда да бер

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова Татарстанда алты концерт бирде.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Казанда да, Мәскәүдә дә, авылларда да тамашачы аерылып тора дип уйлый идем. Юк, аерылып тормый икән. Татарның җаны кайда да бер”, - диде Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге концерты башланыр алдыннан, Татарстан районнары буйлап үткән гастрольләренә бәя биреп.

Наилә Фатехованың концертлары Казанның Залесный бистәсендә, Мамадышта, Чаллыда, Әлмәтнең Габдрахман авылында һәм Азнакайда узды. Кайда гына булмасын, концертларда тамашачы артистларны бик яратып кабул иткән.

Наилә Фатехова - "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Мәскәү бүлеге җитәкчесе. Ул Татарстан районнарындагы "Ак калфак" оешмасы хатын-кызларының җылы могамәләсен тоюын әйтте.

“Бу Татарстан авыллары буйлап үз программам белән беренче концерт. Һәр тамашачы турында аерым сөйләргә була. Зур концертларда катнашып, халыкны белмисең икән ул. Ә мондый гастрольләрдә халыкны тоеп, аларның игътибарын күреп кайттым. Елап-елап саубуллаштык. Мин Татарстан халкы безнең иҗатны яратырмы дип бик борчылып кайткан идем. Безнең бит җырларыбыз үзгәчә. Аңладык – яраталар икән. Безнең Мәскәүдә телебезне, динебезне саклавыбызга рәхмәтләр әйттеләр”, - диде Наилә Фатехова.