Казан Россиянең миңа иң ошаган шәһәрләренең берсе - танылган видеоблогер Юрий Дудь

"Казанда булганда, мин үземне Европадагычы хис итәм", - диде Ютуб блогер.

(Түбән Кама, 5 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 5-6 октябрь көннәрендә Түбән Камада беренче журналистика һәм коммуникация белем бирү форумы узды. Форумның спикеры Sports.ru порталының баш редакторы, танылган видеоблогер Юрий Дудь Казанны Россиядә иң ошаткан шәһәрләрнең берсе дип атады.

"Россиядә, кызганыч, 1,5-2,5 шәһәрдә генә акчаны туздырып кына түгел, ә эшләп тә була. Казанда булганда, мин үземне Европадагыча хис итәм. Минем күзаллавымда Россия Европа иле, башка берни дә түгел. Шулай ук миңа татар кызлары ошый. Казанда төрле милләт, төрле конфессия халыклары татулыкта яши. Барсы да тыныч, шәп һәм бу сыйфатлар бергә кушылганда, гүзәл кызлар барлыкка килә. Шуңа Казанны өзелеп яратам", - диде Юрий Дудь.

Форумда сатылган билетларның барлык суммасы да Түбән Камада төзелә торган Россиядәге беренче инклюзив "Рубаха" арт-кластерына биреләчәк. Бу креатив берләшмә, микробизнес, сәнгать шәхесләренең сәләтләрен ачу, шулай ук инклюзив белем бирү үзәге булачак.