Д.Нуруллина Россия мөселманнары Диния нәзарәте медале белән бүләкләнде

Танылган артистка "Рухи бердәмлек өчен" медале тапшырылды.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Екатеринбург шәһәрендә I Бөтенроссия "Мөселман хатын-кызының мәгърифәт һәм җәмгыять үсешендә уйнаган роле" фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Дербент, Екатеринбург, Пермь һәм башка шәһәрләрдән килгән җәмәгать эшлеклеләре, иҗат, академия һәм педагогия берләшмәләре һөнәр ияләре, психологлар, журналистлар катнашты.

Конференциянең пленар өлешендә Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектаклендә Мөхлисә Бубый роле өчен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинаны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең "Рухи бердәмлек өчен" медале белән бүләкләү тантанасы узды. "Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубый образын гәүдәләндерү һәм татар милли сәнгатенә күпъеллык хезмәте өчен", - дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россиянең мөфтиләр шурасы шәехе Равил Гайнетдин.  Бу хакта "Татар-информ"га театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.