Без телебезне саклый алдык, Мәскәүдә татарча җырлыйбыз - Наилә Фатехова

Концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Без хәзер үзебезне Татарстаннан дип әйтә алабыз. Татарстан районнарында концертлар куеп, без Татарстанны эчтән белдек. Бик зыялы, матур һәм тирән безнең халкыбыз", дип башлады  үзенең Казан концертын Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова.

Наилә Фатехованың "Без бергә" дип аталган концерты "Казан" милли мәдәни үзәгенең концерт залында башланып китте. Бу артистканың Татарстанда алтынчы концерты.

Наилә Фатехова Татарстанга үзенең "Мәдинә" ансамбле белән килде. Концертны шагыйрә Нәзифә Кәримова алып бара.

"Иосиф Кобзон безнең "Мәдинә" ансамблен "мөселман хоры" дип атый. Без бу ансамбль белән бөтен дини бәйрәмнәрдә татарча җырлыйбыз", - дип таныштырды Наилә Фатехова ансамбль кызлары белән.

"Без Мәскәүдә укысак та, үз телебезне саклый алдык, без татарча сөйләшәбез һәм җырлыйбыз", - ди Наилә Фатехова.

Концертны "Татар-информ" онлайн күрсәтә.