Бүген Казан дәүләт консерваториясе оркестр факультеты бәйрәм итә

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оркестр факультетының юбилей кичәсе узачак

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Бүген 18 сәгать 30 минутта С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оркестр факультетының юбилей кичәсе узачак. Чара Казан дәүләт консерваториясенең 65 еллыгына багышланган фестиваль кысаларында уздырыла.
Казан консерваториясенең рәсми сайтыннан алган мәгълүматка караганда, концертта Казан консерваториясен тәмамлаучылар, аспирантлар һәм студентлар чыгыш ясаячак. Музыка кичәсе ике бүлектән торачак. Беренче бүлектә Л.Бетховенның “Тынлы уен кораллары өчен октет” I өлеше, Н.Паганининың “Россининың “Моисей” операсы темаларына вариацияләр”е, Ж.Бизе – Л.Ваксманның “”Кармен” операсы темаларына фантазия”се, С.Рахманиновның “Весенние воды”, П.Чайковскийның “Pezzo capriccioso”, К.Сен-Сансның “Интродукция һәм рондо-каприччиозо”, В.Эвальдның “3-нче санлы квинтеты” әсәрләре, икенче бүлектә – Л.Бетховенның “5-нче до минор симфониясе” яңгыраячак.
Концертта музыка сөючеләр алдында Казан дәүләт консерваториясенең симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Оркестр белән Лео Кремер дирижерлык итәчәк.