Ижевскида «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалы узачак

Кызлар аш-су, иҗади, сәнгать, интеллектуаль яктан үз осталыкларын күрсәтәчәк.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Ижевскида «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалы узачак. Чара 27 сентябрьдә П.И.Чайковский исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Бу хакта Удмуртия Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Удмуртиягә илебезнең дистәдән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән вәкилләр киләчәк. Финал алдыннан аларны берничә көн конкурска әзерлек һәм этномәдәни ярышларны кабул иткән шәһәр белән танышу көтә.

Катнашучыларның килүе 23 сентябрьгә планлаштырылган.

  • Узган елның ноябрендә «Татар кызы-2018» титулын Удмуртия вәкиле, Ижевск дәүләт медицина академиясе студенты Диләрә Гыйльметдинова яулады. Халыкара конкурсны үткәрү хокукы Ижевскига күчте.

«Татар кызы» этноконкурсы татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән. Кызлар аш-су, иҗади, сәнгать, интеллектуаль яктан үз осталыкларын күрсәтәчәк.