news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада йорт фасадларында Мостай Кәрим әсәрләре мотивлары буенча граффити пәйда булачак

Бәйгедә катнашу өчен 15 августка кадәр «Созвездие» Балалар иҗат үзәгенә сеntr-sozvezdiе@mail.ru электрон адресы буенча заявка һәм эскиз җибәрергә кирәк.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Уфада 130нчы мәктәп янында сквер төзү дәвам итә. Мостай Кәрим әсәрләре мотивларына нигезләнгән граффити аның соңгы штрихы булыр дип көтелә. Граффити сквер тирәсендәге учреждение фасадларында пәйда булачак.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, кешеләр граффитиның үз вариантын тәкъдим итә ала. Бәйгедә катнашу өчен 15 августка кадәр «Созвездие» Балалар иҗат үзәгенә сеntr-sozvezdiе@mail.ru электрон адресы буенча заявка һәм эскиз җибәрергә кирәк.

Эскиз карандаш, буяу, фломастер, балавызлы акбур, гельле каләм, күмер, тушь белән ясалырга һәм фотосурәттә чагылыш табарга тиеш. Тематикасының сквер концепциясенә каршы килмәве шарт.

Эшләр бәйгенең максатлары һәм бурычларына туры килүе, авторның тема һәм аның ачылышына карата шәхси мөнәсәбәте, идеянең оригинальлеге, сәнгати күнекмәләр һәм тәэсир итүчәнлек кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк.

Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге (кече яшьтәгеләр төркеме), 7-11 һәм 12-18 яшьлек балалар катнаша ала. Бәйгегә 17 августта нәтиҗә ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100