Татарстанда беренче музей-вагон Буа шәһәрендә барлыкка киләчәк

Музейга керү бушлай булачак.

 (Казан, 5 август, «Татар-информ»). Буадагы тимер юл вокзалы территориясендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган музей-вагон төзеләчәк. Ул республикада беренче булачак. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

Аны төзү инициаторлары булып Тимер юлчылар советы рәисе Илгиз Нигъмәтуллин һәм Буа туган якны өйрәнү музее чыгыш ясады.

Бүгенге көндә вагон төзелеше ахырына якынлаша. Алга таба монда экспонатлар кайтарылачак.

Үзенчәлекле музейны булдыручылар ике-өч айдан соң аны тантаналы рәвештә ачачак. Музейга керү бушлай булачак.