Бөгелмә VII Бөтендөнья урам киносы фестиваленә кушылачак

Тамашачыларга яшь режиссерларның иң яхшы кыска метражлы эшләре тәкъдим ителәчәк.

(Бөгелмә, 5 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 8 августта Бөгелмә VII Бөтендөнья урам киносы фестиваленә кушылачак. Бөтендөнья урам киносы фестивале — ел саен Россиянең һәм дөньяның ачык мәйданчыкларында яшь авторларның кыска метражлы фильмнарын тамашачыларга тәкъдим итү ул. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чара 2014 елдан бирле уздырыла. «Үзәкләштерелгән район клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең күчмә мәдәни үзәге Бөгелмә шәһәре халкын һәм кунакларын 8 августта 19 сәгать 30 минутта үзәк сулыкта (Лекторий) узачак Бөтендөнья урам киносы фестиваленә чакыра.

Тамашачыларга яшь режиссерларның иң яхшы кыска метражлы эшләре тәкъдим ителәчәк. Ошаган кино өчен телефоннар яки фонарьлар ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин булачак. Керү ирекле.

Һава шартлары начарайган очракта, кино күрсәтелмәячәк.