Исхакый әсәрләре, аның газета-журналларда чыккан язмалары 30-35 томлык булып күзаллана

Татар зыялысы, әдип, публицист Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын төзүче Лена Гайнанованың фикере шундый

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Исхакый укулары”нда чыгыш ясаганда классик язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый хезмәтләренең 15 томлыгын төзүче Лена Гайнанова: “15 томлык чыгып килә, ләкин Гаяз Исхакый әсәрләрен, аның газета-журналларда чыккан барлык язмаларын бергә тупласаң, ул 30-35 томлык булып күзаллана. Аның әсәрләрен инглиз һәм башка чит ил телләренә тәрҗемә итәргә, пропагандаларга кирәк”, - дип белдерде. Г.Исхакыйның Яуширмәдәге музей-утары директоры Илсөяр Хөснетдиновага мөрәҗәгать итеп, музейның бер почмагында Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәткә багышланган экспозиция ачарга кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде.

            Мәгълүм булганча, Мөхәммәдгаяз белән Бибимәръям кызы Сәгадәт Исхакый 1905 елда Яуширмәдә дөньяга килә. Әтисе Казан төрмәсеннән котылып кайтканда аңа инде 1 яшь тә 3 ай ярым була. Үсә төшкәч, 1 ел чамасы Петроградтагы кызлар гимназиясендә укый, аннары кире Яуширмәгә әбиләре янына кайта. 1921 елгы ачлыкта әбисе Камәрия белән Ташкентта туганнары янында 1 ел чамасы яшәп кайткач, 1922 елда Сәгадәт әтисенең чакыруы буенча Петроградка китә һәм Финляндия татарлары ярдәмендә чикне үтә. Берлинда гимназиядә укый, 1932 елда Берлин университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. Аспирантурада укып, диссертация яклый. 1932 елда үзбәк егете Таһир Чагатайга кияүгә чыга. Берлинда алар бергәләп Г.Исхакыйның “Милли юл” мәҗмугасын чыгарырга ярдәм итәләр. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, мәҗмуга ябыла. 1940 елда ирле-хатынлы Чагатайлар Төркиягә күченеп китәләр, икесе дә Анкара университетында укыта. Сәгадәт төрек теле һәм әдәбияты белеме профессоры булып җитешә, Таһир – социология белеме профессоры. Сәгадәт Чагатайның “Чура батыр”, “Алтын ярук”тан ике парча”, “Төрек ләһҗәләре үрнәкләре” (ике томда), “Казакъча мәтеннәр” һ.б. хезмәтләре бар. Ул 1989 елда Анкарада вафат була.  

            Л.Гайнанова фикеренчә, Исхакый музеен Казанда да ачу зарур.