Питрәч районының Надеждино авылында йөз урынга исәпләнгән яңа клуб булачак

Яңа бинаны ноябрь аена төзеп бетерү планлаштырыла.

(Питрәч, 5 июль, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Ләйсән Мифтахова). Питрәч районының Надеждино авылында йөз урынга исәпләнгән яңа клуб төзелә башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Надеждино авылындагы клубның иске бинасы авария хәлендә иде. Шуңа күрә аны сүттеләр, ә территорияне тигезләделәр. Бүген биредә яңа бина өчен нигез салу эшләре бара.

«Биредә бер техника эшли — монолит фундамент астына траншея казый. Бу атнада монолит нигез сала, фундамент блокларын кабул итә башлыйбыз. 14 көн дәвамында әлеге эшне тәмамлап, стенаны күтәрә башлаячакбыз», — дип сөйләде төзелеш оешмасының баш инженеры Айдар Гарифуллин.

Клуб 100 урынга исәпләнгән һәм аның мәйданы 300 квадрат метрдан артык булачак.

Болар барысы да «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Аңа 12 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Объект типик проект буенча төзелә. Шундый ук бина Званка авылында да төзелгән. Надеждино авыл клубы бинасында шулай ук китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашачак. Төзелешне тәмамлау срогы ноябрь аена билгеләнгән.