Уфада 100 курайчы флешмобы үтәчәк

Оештыручылар профессиональ башкаручылар белән беррәттән, үзешчәннәрне дә чарада катнашырга чакыра.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Уфада ачык һавада 100 курайчы флешмобы үтәчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Әлеге чара Салават Юлаев мәйданында Башкортстан Республикасының 100 еллыгы алдыннан үтә. “ВКонтакте” төркемендә хәбәр ителгәнчә, 7 июньдә 100 музыкант бер үк вакытта башкорт халык җыры “Урал”ны уйнаячак.

Оештыручылар профессиональ башкаручылар белән беррәттән, үзешчәннәрне дә чарада катнашырга чакыра. Чарада танылган курайчылар Ишмурат Илбәков, Рәсул Карабулатов, Рамил Гайзуллин, Азат Бикчурин, Марсель Сәитов һәм башка артистлар катнашырга ризалык белдергән инде. Флешмоб 19.00 сәгатьтә башлана.